Балаларга электр энергиясе турында сөйләделәр
Зәй ГРЭСы — ул шәһәр икътисадында зур роль уйнаучы предприятие булуы өстенә булачак энергетикларны әзерләү буенча мөһим эш башкаручы да.
Станция хезмәткәрләре профориентация кысаларында балалар бакчалары, мәктәпләрдә еш кына мастер-класслар үткәрә, башлангыч һөнәр дәресләре бирә.
Бу көннәрдә шәһәрнең «Урман әкияте» балалар бакчасында шундый кызыклы дәрес үтте. Балалар белән очрашуга электроцех мастеры Александр Клепиков килде.
«Безнең төп максат яшь буында сабый чактан ук энергетиклар һөнәрләренә кызыксындыру уяту. Зәйнең элек-электән энергетиклар шәһәре булуын төшендерү һәм нәкъ менә шушы сабыйларның киләчәк шәһәребезне төзүче кешеләр булуын аңлату», — ди Александр.
Ул балаларга электр энергиясенең ничек эшләнүен, аның тормышта нинди зур роль уйнавын, ГРЭСта нинди һөнәр ияләре эшләвен гади телдә аңлатты. Дәрес барышында электр лампаларының ничек кабынуы да күрсәтелде. Сабыйлар остазның һәр гамәлен зур кызыксыну белән күзәтте.
фотолар ГРЭСтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев