Атна дәвамында җылы һава торышы саклана
Яңалыклар

Атна дәвамында җылы һава торышы саклана

Зәйдә аномаль җылы һава торышы саклана.

Бүген, 16 сентябрьдә, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшем көтелми.

Төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә. Көндез, Казанны да кертеп, кайбер урыннарда җилнең тизлеге 14 метрга кадәр көчәячәк.

Төнге +5..+13 градустан соң, көндезге сәгатьләрдә һава 21-26 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев