Әдәби кичә Михаил Лермонтов иҗатына багышланды
Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә бүген «Безнең заман геройлары» дип аталган әдәби кичә үтте.
Анда шәһәрнең 2нче мәктәбе VIII А сыйныфы укучылары чакырылган иде. Ул Михаил Лермонтовның тууына 210 ел тулуга багышлап оештырылды.
«Балалар Михаил Юрьевичның балачагы, үсмер еллары, катлаулы язмышы белән таныштылар. „Безнең заман геройлары“ әсәренең туу тарихын белделәр. Аның кыска гына гомере эчендә шигырьләр, проза әсәрләре иҗат итүенә, музыка коралларында оста уйнавына, рәсемнәр ясавына сокландылар», — ди китапханәче Лилия Хафизова.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев