Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Видео новости

Укучылар чернобыльче белән очрашты

Очрашуны «Радость» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре оештырды.

Чернобыльче Тәлгать Мәрданов хәтереннән дәһшәтле һәлакәт беркайчан җуелмый. Онытылмас хатирәләре белән Тәлгать абый 4нче мәктәп укучылары белән дә уртаклашты. Ул 1988 елда Чернобыль атом-электр станциясендәге фаҗигане ликвидацияләүгә алына. Унбиш көн Тоцкий шәһәрендә өйрәнүләр узганнан соң, һәлакәт урынын чистарту эшләренә кертеп җибәрәләр, дип искә ала ул.
Укучылар белән очрашуда шулай ук чернобыльче якташыбыз мәрхүм Михаил Мухинның тормыш иптәше дә катнашты. Аның ире авария булган 4нче блокта дезинфектор-химик буларак хезмәт куя. Очрашуны Зәйнең “Радость” халыкка ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре оештырды. Яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә корылган чаралар уздыру үзәк эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора.
Зәйдән авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда 100дән артык кеше катнашкан. Бүген шуларның 49ы исән-сау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев