Икмәк кабул итү предприятиесенең “Дуслык” яшьләр үзәгендә 1449нчы сайлау участогы урнашкан. Биредә Икмәк кабул итү предприятиесе, Нефть базасы, шикәр заводы, Иске Зәйнең берничә урамында яшәүчеләр тавыш бирә.
Участокка сайлауга гаиләләр, күршеләр бергә җыелышып килә. Биредә 18 яше тулып, беренче мәртәбә сайлаучылар 16 кеше. Кичә аларның тугызы үз гражданлык бурычын үтәгән.
40 ел дус күршеләр: сайлауда да бергә
Каһировлар һәм Әхәтовлар гаиләләре 40 ел күршеләр булып дус-татау гомер кичерәләр. Сайлауга да Зәлидә һәм Илшат Каһировлар, Илгиз һәм Фирдәвес Әхәтовлар бергә килеп, үз тавышларын бирделәр.
-Без күршеләр генә түгел, якташлар да. Моннан 41 ел элек Зәйгә килеп яши башладык. Башта балаларыбыз бергә тату үссә, хәзер оныкларыбыз да бергә. Аллаһка шөкер, бик дус-тату яшибез, һәрвакыт сайлауларга да бергә йөрибез, - ди алар.
Балаларыбызның якты киләчәге өчен
Кузьминнар гаиләсендә дүрт бала үсә. Олысы Роман инде армия хезмәт үтәп, хәрби хәрәкәтләр ветераны булып кайткан. Әниләре Олеся сайлауга уллары Родион, Ростислав, кызлары Ксения белән килгән.
-Олы улым әтисе белән Оборона министрлыгы белән килешү нигезендә эшлиләр. Алар шул урында үз тавышларын бирәчәк. Мин сайлауга балаларыбызның якты киләчәге өчен тавыш бирергә горурланып килдем, - ди Олеся Кузьмина.
Әлеге территолриядә төрле милләт вәкилләре яши. Лилиана Аракилян – әрмән милләтеннән. Ул сайлауга уллары Артур, Арсен, кызлары Равилә белән килгән.
-Зәйдә 10 ел яшибез. Сайлауларны калдырмыйбыз. Татарстан – безнең яраткан республикабыз, Зәй – яраткан шәһәребез. Илебезнең көчле булуын телибез, - диде Лилиана.
Сайлауларда сукырлар өчен Брайл шрифты белән трафаретта аерым бюллетеньнар әзерләнгән. Дөм сукырларны шул бюллетеньнәр белән өйләренә барып сайлаталар.
-Мин район сукырлар җәмгыяте рәисе булып торам. Безнең тавыш бирүгә бик күп нәрсә бәйле булуын беләбез. Бик күп яхшы проектлар, программалар көтәбез, - диде район сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко.
Нет комментариев