Балалар музыка мәктәбендә «Йокы, игътибар һәм хәтер: ноталарны ничек өйрәтергә һәм алҗымаска” дигән лекция үтте
Музыкант – ул куллар һәм колак кына түгел, ә сакчыл мөнәсәбәт таләп итә торган катлаулы нейробиологик система да. Зәй район үзәк дәваханәсе табиб-педиатры Эвелина Альберт кызы Рәхмәтуллина яшь талантларга һәм аларның әти-әниләренә укуда уңышның баш мие, тән торышына һәм хис-кичерешләргә бәйле булуын аңлатты. Бу компонентларның нигезен сыйфатлы йокы тәшкил итә.
Очрашуда хроник йокысызлык куркынычларына аерым игътибар бирелде. Табиб йокы җитмәүнең координациягә ничек начар тәэсир итүен, шуның аркасында бармакларның инструментны «тыңламавын» ачык күрсәтте.
-Бала, чын сәбәбен аңламыйча, үзен җитәрлек тырышлык куймауда гаепли башлый, бу исә гаеп хисе һәм, нәтиҗә буларак, эмоциональ януга китерә”, - диде ул.
Нет комментариев