Зәйдә Дәүләт Думасына сайлауларның икенче көне
Яңалыклар

Зәйдә Дәүләт Думасына сайлауларның икенче көне

Бүген Дәүләт Думасына якындагы биш елга депутатлар сайлауның икенче көне. Район территориясендә 20 шәһәр һәм 41 авыл сайлау участогы эшли.

Билгеле булганча, 18, 19 һәм 20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бара. Сайлауларның беренче көне районда тыныч үтте, һәркем үзенең гражданлык бурычын үтәргә теләп яшәү адресы буенча сайлау участокларына күпләп килде. Бүген исә тавыш бирү дәвам итә. Зәйлеләрне киләчәкне сайлауда актив булырга чакырабыз!


Нет комментариев