Яңалыклар

Зәйлеләр гомумрайон өмәсе уздырачак

Зәй районында 26 сентябрьдә гомумрайон өмәсен үткәрү планлаштырыла

1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр Зәй муниципаль районында территорияләрне чистарту буенча көзге санитар-экологик икеайлык уза. Ул «2026 елда Зәй муниципаль районында язгы һәм көзге икеайлыкларны үткәрү турында»  агымдагы  елның 26 мартында чыккан 116 номерлы карар нигезендә оештырыла.

Икеайлык кысаларында 2026 елның 26 сентябрендә санитар чистарту буенча гомумрайон өмәсе планлаштырылган. Һәр оешмага җыештыру өчен билгеле бер территория беркетелгән, бу 2026 елның 26 мартындагы 116 номерлы карарның 2 нче кушымтасында чагылдырылган. Барлык халыкны өмәдә актив катнашырга чакырабыз! Бергәләп шәһәребезне чистартыйк һәм урамнарны, ишегалларын кышка әзерлик.


Нет комментариев