Зәй районы Кадер урта мәктәбендә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча педагогларның мәгълүмати-агарту очрашуы узды.
Лекцияне Кадер авылы ФАПы фельдшеры Альмира Фәретдинова үткәрде. Ул ВИЧ йоктыру юллары, куркыныч факторлар, профилактика чаралары һәм вакытында тест үткәрүнең мөһимлеге турында сөйләде.
"ВИЧ-инфекцияне профилактикалау төгәл белемнәрдән башлана. Вирус йоктыру юлларын аңлау, профилактика чараларын үтәү һәм даими рәвештә тикшерү узу мөһим. Инфекцияне вакытында ачыклау вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм дәвалауны башларга мөмкинлек бирә", - диде Альмира Фәретдинова.
Очрашу барышында белгеч шулай ук педагогларның сорауларына җавап бирде, әлеге темага балаларга аңлату эшләрен алып бару мөһимлеген ассызыклады. Мондый чаралар медицина белемен арттыруга һәм яшь буында сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.
Нет комментариев