Агымдагы елның 1 сентябреннән “Хорриот” ветеринария өлкәсендәге федераль ләүләт мәгълүмати системасында, йорт кошларын — тавыкларны, казларны, үрдәкләрне, күркәләрне маркировкалау һәм исәпкә алу буенча мәҗбүри таләпләр үз көченә керде.
10 баштан артык кош-корты булган хуҗалыклар 2026 елның 1 сентябреннән үк теркәлергә тиеш, ә 10 башка кадәр кош-корты булган хуҗалыклар — 2029 елның 1 сентябренә кадәр теркәлү уза.
Процедура дәүләт ветеринария хезмәтенә йөкләнгән. Кош-корт тотучыларга дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан соң ветеринария табиблары урыннарга чыгып, йорт кошларының баш санын алалар һәм аларга маркировка ясыйлар. Шуннан соң мәгълүматлар “Хорриот" системасына кертелә.
Зәй ветеринария берләшмәсе халыктан кош-кортны теркәтүне соңгы мизгелгә кадәр сузмаска һәм алдан ук ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә чакыра.
Нет комментариев