18 сентябрьдә Краснодар краеның Гулькевичи шәһәрендә 16-18 яшьлек кызлар арасында ирекле көрәш буенча «Россиянең атказанган тренеры Александр Федорович Бондарев истәлегенә» Бөтенроссия ярышлары узды.
Анда Зәй данын безнең Алинә Хөснуллина лаеклы яклады.
Турнирда илнең төрле төбәкләреннән 170ләп спортчы катнашты. Алар арасында Владимир, Мәскәү, Курган, Ростов өлкәләреннән, Дагыстан, Адыгея, Кырым, Башкортостан һәм Татарстан республикаларыннан, шулай ук Донецк Халык Республикасыннан һәм Севастополь шәһәреннән катнашучылар булды. Алар арасында Зәйдән Алинә Хөснуллина 65 кг авырлык категориясендә 3нче урынны алды. "Зәй" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Динә Дәүләтова 54 кг авырлык категориясендә 7 урынга иреште (тренер Рамил Салихов).
Нет комментариев