Беркетмәләрнең 90,43 проценты эшкәртелгәннән соң, дүрт партия федераль округ буенча Дәүләт Думасына сайлауларда биш процентлы барьерны узган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
«Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР һәм «Яңа кешеләр» партия исемлекләре буенча парламентка уза.
«Бердәм Россия» – 57,86 процент, КПРФ – 13,84 процент, ЛДПР – 8,9 процент, «Яңа кешеләр» – 7,94 процент тавыш җыйган. «Гадел Россия» 5 процентлы барьерны уза алмаган – 4,95 процент.
Дистанцион электрон тавыш бирүдә «Бердәм Россия» 49,06 процент тавыш җыйган. Икенче урында 15,42 процент белән «Яңа кешеләр» тора, КПРФ өченче урында – 12,26 процент.
Нет комментариев