Дәүләт Думасына сайлауларның соңгы – йомгаклау көне башланды
Яңалыклар

Дәүләт Думасына сайлауларның соңгы – йомгаклау көне башланды

Бүген Дәүләт Думасына якындагы биш елга депутатлар сайлауның өченче көне. Райондагы барлык 20 шәһәр һәм 41 авыл сайлау участогы тавыш бирү өчен ишекләрен ачты.

18, 19 сентябрь көннәрендә зәйлеләрнең күпчелеге үз яшәү адресы буенча билгеләнгән участокларга килеп гражданлык бурычын үтәделәр. Бүген исә, тавыш бирергә өлгермәгәннәр өчен өченче сайлау көне бара. Һәр урында закон нигезендә тиешле таләпләр үтәлә, иң мөһиме сайлаучыларның куркынычсызлыгы, иминлеге өчен саклык чаралары күрелә.

Гомумән, зәйлеләр тавыш бирүдә актив катнаша.


Нет комментариев