Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе гражданлык бурычын үтәде
Яңалыклар

Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе гражданлык бурычын үтәде

19 сентябрьдә Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев Россия Дәүләт Думасына сайлауларда 6нчы мәктәптә урнашкан 1446нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Тавыш бирүдән соң Эмиль Галеев сайлау участогында халыкның сизелерлек активлыгы күзәтелүен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу халыкның илнең, республиканың һәм муниципалитетның киләчәгенә битараф булмавын күрсәтә. Башкарма комитет җитәкчесе һәр гражданның сайлау процессында катнашу мөһимлеген ассызыклады, чөнки төбәкнең алга таба үсеше һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге нәкъ менә гомуми сайлауга бәйле.


Нет комментариев