Балалар хирургы Алексей Никитин гаиләсе белән 2нче мәктәпнең сайлау участогына килеп, үз гражданлык бурычын үтәде.
Алексей Никитин Зәйдә туып үскән. Биредә 3нче мәктәпне тәмамлаган, аннан Ижау медицина институтында алты ел уку аның һөнәри юлының беренче зур этабы була. Аннары Казан дәүләт медицина университетында ординатура була. Белгечлек алгач, яшь табиб туган шәһәренә кайта һәм
Зәй үзәк район дәваханәсендә балалар хирургы булып эшли башлый.
Сайлауларга - бөтен гаилә белән
19 сентябрьдә Алексей Зәйнең 2нче мәктәбендәге 1454нче сайлау участогына сайлауларга әнисе Наталья Валентиновна һәм сеңлесе Елена белән килде. Гаилә өчен участокка уртак килү гражданлык бурычын бергә башкару мөмкинлеге булды.
Аның өчен тавыш бирүдә катнашу кешенең үзе яшәгән, эшләгән һәм киләчәген төзегән урыны өчен җаваплылык белән бәйле. "Мин моны безнең гражданлык бурычыбыз дип саныйм. Һәр граждан үз илен, шәһәрен, районын үстерүдә катнашырга тиеш", - диде ул.
Нет комментариев