Район башлыгы Разиф Кәримов сайлау участогына тормыш иптәше Елена Михайловна белән килде. Алар 1нче мәктәптә урнашкан 1451нче сайлау участогында тавыш бирде.
Районыбызда Россия Дәүләт Думасына сайлаулар буенча тавыш бирү оешкан төстә дәвам итә. Һәрвакыттагыча, сайлауларда зәйлеләрнең активлыгы күзәтелә. Сайлауларга гаиләләре белән килүчеләр күп. 1нче мәктәптә урнашкан сайлау участогында икенче көн сайлаулар да Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте.
-Беренче мәртәбә сайлаучыларга бүләкләр тапшырыла, билгеле сәбәпләр аркасында участокка килә алмаучы сайлаучыларны өйләренә барып сайлатабыз. Узган ике көндә сайлауларда халык актив катнашты. Гаиләләре белән балаларын ияртеп килүчеләр күп, - ди сайлау комиссиясе рәисе Валентин Гончаров.
Сайлауда бәйрәм рухы
Участокта сайлаулар бәйрәм төсен алган. Сайлауга килүчеләрне җыр-биюләр белән каршы алалар. Туган як тарихын өйрәнү музее «Михаил Голов һәм аның заманы» дип исемләнгән уникаль күргәзмә оештырган. Экспозиция Зәйнең легендар шәхесе – хәрби комиссар, укытучы, рәссам һәм «Бөек Ватан сугышында Ватан өчен һәлак булган Зәйнең улларына һәм кызларына» һәйкәленең авторына багышланган. Сайлауга килүчеләр әлеге күргәзмә белән кызыксынып таныша.
Район башлыгы үз тавышын бирде
Бүген, 19 сентябрьдә, Россия Дәүләт Думасына сайлауларның икенче көнендә, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов Россия Президенты сайлауларында катнашты.
- Зәйлеләр бик актив төстә сайлауларга килеп, киләчәгебез өчен тавыш бирә. Сайлаулар гадәти булмаган шартларда махсус хәрби операция кысаларында үтә. Россия һәрвакыт көчле ил булды һәм шулай булып калачак. Мин киләчәгебезнең тагын да матуррак булачагына ышанам! – диде Разиф Галиевич.
Район башлыгы белән бергә Иске Зәй сайлау участокларында ТР Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин булды. Ул өч көнлек тавыш бирү форматына уңай бәя биреп, аның гражданнар да өчен уңайлы булуын билгеләп үтте.
– Өч көнлек тавыш бирү форматы – бик уңайлы. Һәркем сайлау процессында үзенә җайлы вакытта катнаша ала. Бүген барлык участоклар штат режимында эшли. Безнең өчен бүген сайлау процессының ачыклыгын, законлылыгын һәм, иң беренче чиратта, иминлеген тәэмин итү мөһим, без бүген нәкъ менә шуның белән шөгыльләнәбез. Зәй районы буенча килүчеләр саны республикадагы уртача күрсәткечләргә туры килә, кисәтүләр һәм хокук бозулар ачыкланмады, – дип сөйләде Иван Гущин.
Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасына тугызынчы чакырылыш депутатларын сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Сайлау участоклары 8:00дән 20:00гә кадәр эшли.
Нет комментариев