Зәйдә наркоманияне профилактикалау чараларын көчәйтү хакында сөйләштеләр
Яңалыклар

Зәйдә наркоманияне профилактикалау чараларын көчәйтү хакында сөйләштеләр

Бүген Зәйдә наркотикларга каршы көрәш комиссиянең чираттагы утырышы булды

 Фикер алышуның төп темасы халык арасында, бигрәк тә яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау чараларын көчәйтү, шулай ук уртак гамәлләрне координацияләү иде. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе мәгълүмати эшне оештыру булды. “Зәй-информ  оешмасы җитәкчесе Александр Исаков бүген массакүләм мәгълүмат чараларында наркоманияне кисәтүнең ничек оештырылуы турында сөйләде. Үзенең чыгышында ул районның заманча медиаресурсларының халыкта, беренче чиратта яшүсмерләрдә наркотикларга каршы караш формалаштыруда актив катнашуын ассызыклады. 

“Матбугат басмалары битләрендә, сайтларда һәм социаль челтәрләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы материаллар даими басылып тора, шулай ук тыелган матдәләрне куллануның хокукый һәм медицина нәтиҗәләре аңлатыла”, - дип басым ясады ул үз чыгышында. 

Утырышта укучылар арасында куркынычларны иртә ачыклауга аерым игътибар бирелүе хакында белдерелде. Мәгариф оешмаларында профилактика эшләрен башкарганда үзара ярдәмләшү турында балалар табибы, психиатр-нарколог Лилия Сәримова чыгыш ясады. Ул наркотик һәм психотроп препаратлар кулланучы балигъ булмаганнарны ачыклау һәм исәпкә алу темасына кагылды. 

Медицина темасын дәвам итеп, актуаль статистик мәгълүматлар белән табиб-нарколог Илфат Салихов таныштырды. Наркотикларга каршы көрәш  комиссиясе утырышы йомгаклары буенча берничә карар кабул ителде. Комиссия әгъзалары,  медицина хезмәткәрләре, педагоглар, хокук саклаучылар һәм массакүләм мәгълүмат чараларының тырышлыгын берләштергән комплекслы алым гына наркомания таралуга нәтиҗәле каршы торырга һәм яшь буын зәйлеләрнең сәламәтлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк дигән фикергә килделәр.


Нет комментариев