Гомер буе Югары Мәлем авылы мәдәният йортының алыштыргысыз баянчысы, күп еллар буе халкыбызның күңел җылысын саклаган, моңлы баяны белән йөрәкләрне әсир иткән Әхмәтҗанов Нургали Миннегали улы вафат, дип хәбәр итәләр безгә авылдашлары.
"Ул мәдәният учагының җаны, һәр бәйрәмнең бизәге, һәр җыенның моңы иде. Аның баян тавышы белән бергә безнең күңелләр дә яшәде, ә хатирәләре йөрәкләрдә мәңге сакланачак.
Нургали абый — үз эшенең чын остасы, ихлас кеше, халык мәхәббәтен яулаган шәхес иде. Аның якты йөзе, самими аралашуы, моңлы уйнавы күпләрнең күңелендә калачак", диелә хәбәрдә.
Нургали Әхмәтҗановның туганнары, якыннары һәм барлык хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр вакытта сабырлык, көч-куәт телибез.
Нет комментариев