Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәйдә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге төзекләндерелүдән соң ачылды

Тантаналы ачылыш Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин катнашында узды.

Комплекслы модернизация нәтиҗәсендә Зәйнең  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасына капиталь ремонт ясалды. 

Бу этап – «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында кадрлар үзәкләрен яңарту буенча масштаблы программаның бер өлеше.

-Яңартылган мәшгульлек үзәген ачу - халыкны эш белән тәэмин итү системасын үстерүдә һәм уңышлы карьера ясау өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итүдә мөһим адым, - дип билгеләп үтте чыгышында Разиф Галиевич һәм яңартылган учреждение халыкка ярдәм итүнең тагын да нәтиҗәлерәк коралы булачагына ышаныч белдерде.

Заманча бина модернизацияләнгән эш урыннарын, эш эзләүчеләр, эш бирүчеләр һәм партнерлар белән сөйләшүләр өчен иркен бүлмәләрне, шулай ук көтү өчен уңайлы зоналарны үз эченә ала. Заманча цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертүгә аерым игътибар бирелгән. Үзәктә яңа мәгълүмати терминал һәм электрон чират барлыкка килгән. Бу һәм хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Хезмәткәрләр шулай ук модернизация процессында да катнаша. Кадрлар үзәге консультантлары яңа эш методларын һәм заманча сервисларны үзләштерә, шуның нәтиҗәсендә клиентларның сорауларына оператив җавап бирә, югары сыйфатлы консультация хезмәтләре һәм эш эзләүдә ярдәм күрсәтә алалар. 

-2025 елның җиде аенда безнең «Россия эше» кадрлар үзәге эш эзләп мөрәҗәгать иткән 239 гражданга эшкә урнашырга ярдәм итте. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән инвалидларның 86 проценты эш белән тәэмин ителде. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча да актив эш алып бара.  Бүгенге көндә 298 яшүсмер эш таба аллды. Бу Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримов, шулай ук Зәй эш бирүчеләренең актив социаль позициясе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Җирле бюджеттан яшүсмерләрнең җәйге мәшгульлегенә 1 миллион 460 мең сум бүлеп бирелде, - ди халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Екатерина Андреева.

Тантанада “Уральский камень” ҖЧШ директоры Рамилә Батталова, үзмәшгуль Елена Тимофеева, психолог Гелена Цымбал,  ЗәйГРЭСы һәм район яшьләр эшләре идарәсе коллективларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев