Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәйдә теш дәвалау поликлиникасын яңарталар

Зәй үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә капиталь төзекләндерү үткәрелә.

Шул уңайдан теш дәвалау процедуралары үзәк дәваханәнең балалар корпусында (2 катта)  уздырыла. Биредә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кирәкле стоматологик ярдәм алырга мөмкин.

Ремонт чорында теш протезлары кабинеты вакытлыча ябыла. Протезлау буенча барлык планлаштырылган процедуралар соңрак вакытка күчерелә. 

Бу төзекләндерү - стоматология бүлеген модернизацияләүдә мөһим этап, эшләр тәмамланганнан соң зәйлеләр тагын да уңайлырак шартларда медицина ярдәме ала алачак.

Барлык сораулар буенча зәйлеләр регистратурага 8(85558) 7-48-39 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Айгөл Яруллина фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев