Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәйдә планга куелган төзелеш объектларында эшләр тулысынча төгәлләнү алдында тора

Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге махсус комиссия агымдагы елга төзекләндерү буенча планга кертелгән объектларда эш барышын карады. Шунысы куанычлы, аларның күбесендә эшләр инде тулысынча төгәлләнгән, ә бик аз өлешендә соңгы эшләр башкарыла.

Комиссия иртән иртүк район админстрациясендә алып барылучы капиталь төзекләндерүне күздән кичерде. Биредә инде заманча бинаны файдалануга тапшыруга бик аз вакыт калганы сизелеп тора, төзүчеләр төп эшләрне төгәлләп, бина эчен матурлау, заманча плиткалар сылау һ.б. эшләр белән мәшгульләр. 
“Безгә бу бинаның тиз көннәрдә кулланылышка тапшырылуы бик мөһим, чөнки безнең әлеге бинада район территориаль сайлау комиссиясе урнашкан. Ә сайлауларга инде ерак калмый”, - диде Разиф Галиевич, төзүчеләр белән аралашу барышында. 
Алга таба 3нче мәктәпнең капиталь төзекләндерелүче ашханәсендә алып барылучы эшләрнең сыйфаты да уңай бәяләнде. Ә менә шәһәрдә быел төзекләндерү программасына кертелгән 21 күпкатлы йортның күпчелеге Ленин урамындагы йортлар. 7,8,9нчы санлыларында комиссия булып, эшнең күркәм баруы билгеләнде, кайбер өстәмәләр кертү кирәклеге дә искәртелде. Быел шәһәрдә “Безнең ишегалды” программасы буенча да соңгы 15 ишек алды заманча таләпләргә туры китерелде. Төзек йорт янында асфальт түшәлгән юллары, матур эскәмияләре, яктырткычлары, балалар мәйданчыгы булган ишегаллары хәзер Зәебезнең күрке. 
Әлбәттә, һәр төзекләндерелгән объекттан файдалану үзе бер рәхәтлек бирә, быел Татарстан Республикасы Рәисе карары белән гамәлгә кертелгән авыл җирлекләре үзәкләре булган авылларга юллар салу мөгаен иң сөенеп кабул ителгән проектларның берседер. Моның шулай икәнен район комиссиясе әгъзалары да күрде. Зәй районында үзәк урамнар асфальтланган Чыбыклы, Якты Күл, Ал. Бистәсе, Иске Зәй халкы һәр җирдә район җитәкчелеген якты йөз белән каршы алды, шатлыкларының чиге булмавы белән уртаклашты. “Татнефтедор” җәмгыятенең Зәй автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләренә яхшы эшләре өчен һәркем рәхмәтен белдерә. Чөнки тиз арада әлеге авыллар шәһәрдәге кебек юлларга тиенде. Мәсәлән, Чыбыклыда 3 км. 900 метр арада үзәк урам асфальтланып, ул авыл зиратына кадәр үтәрлек итеп ясалды. Якты Күлдә юлчылар 2 км арадагы юлны җәйде, Ал. Бистәсендә исә 2 км. 400 метр арада урам юлы ясалу өстенә мәктәп территориясенә дә заманча асфальт түшәлде. 
“Программа буенча каралган юл салу белән беррәттән без 3,5млн. сумлык күләмендә мәктәп территориясен дә заманча таләпләргә туры китердек. Моны балаларга, авылга ярдәм булсын өчен “Татнефтедор” тарафыннан хәйрия сыйфатында башкардык”, - диде Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Марат Сыраев.
Иске Зәй бистәсендә төп урам булган – Орджоникидзе урамы тулысынча – 1 км 100 метр арада төзекләндерелде, тротуарлар ясалды. Боларга өстәп Бөек Ватан сугышы геройлары өчен куелган һәйкәл яны мәйданы заманча таләпләргә туры китерелеп эшләнде. 


- Безнең район республика күләмендәге программаларның 24ендә катнаша. Мәсәлән, күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү эшләре тукталып тормый, “Безнең ишегалды” программасы буенча биш ел эчендә 190 ишегалды заманчалаштырылды, быел соңгы 15 ишегалдын файдалануга тапшырдык. Быелгы ике яңа программаны атап үтәргә кирәк, аның берсе авыл урамнарын төзекләндерүне күздә тота. Безнең районга 219 млн сум бүленде, шуның 10 млн чамасы проект эшләренә китсә, калган суммага 3 авыл җирлегендә, Иске Зәйдә урамнарны асфальтладык, бу эш өчен юлчылар оешмасына аеруча зур рәхмәт, тиз вакыт аралыгында, сыйфатлы хезмәт башкардылар. Икенче программа суүткәргечләрне яңартуга кагыла. Узган ел Югары Шепкәдә бу эш башкарылса, быел аны Бигеш авыл җирлегендә башлап җибәрдек. Әлбәттә, һәр башкарылган эшкә халыкның сөенүен күрү аеруча күңелле, - диде Разиф Галиевич.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев