Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәйдә мөһим үзгәрешләр

Шәһәрдә Октябрь урамында иске канализация коллекторын алыштыру эше башланды.

Эшләр коммуналь инженерлык челтәрләрен модернизацияләү республика программасы кысаларында  алып барыла.

Әлеге проект  халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм санитария белән бәйле потенциаль проблемаларны бетерүгә юнәлдерелгән.

1960нчы еллардан  хезмәт иткән иске торбалар сүтелеп, заманча, ышанычлы торбаларга алыштырыла. Бу канализация системасының тотрыклылыгын арттырырга һәм киләчәктә аварияләр куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.

Әмма коммуникацияләргә бик якын утыртылган агачлар өстәмә чаралар күрүне таләп итә. Торбаларга керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен 36 тирәкне кронлаштырырга кирәк була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев