Төзү-төзекләндерү

Зәйдә мөһим үзгәрешләр!

Тиздән шәһәрдә Октябрь урамында иске канализация коллекторын алыштыру эше башланачак.

Эшләр коммуналь инженерлык челтәрләрен модернизацияләү республика программасы кысаларында  алып барылачак. Әлеге проект  халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм санитария белән бәйле потенциаль проблемаларны бетерүгә юнәлдерелгән.

1960нчы еллардан  хезмәт иткән иске торбалар сүтелеп, заманча, ышанычлы торбаларга алыштырылачак. Бу канализация системасының тотрыклылыгын арттырырга һәм киләчәктә аварияләр куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Әмма коммуникацияләргә бик якын утыртылган агачлар өстәмә чаралар күрүне таләп итә. Торбаларга керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен 36 тирәкне кронлаштырырга кирәк булачак. Эшләр якын арада башланачак.


Нет комментариев