Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәйдә Кадрлар үзәге комплекслы модернизацияләнә

Зәй районы буенча Кадрлар үзәген комплекслы модернизацияләү тәмамланып килә. Бу этап – “Кадрлар” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен яңарту буенча масштаблы программаның бер өлеше.

Бу көннәрдә үзәккә  заманча яңа җиһазлар кайтартылды. Алар хезмәткәрләр өчен дә, эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр өчен дә уңайлы итеп урнаштырылачак.  

Гаризалар бирүнең гадиләштерелгән процедурасы һәм визуаль концепцияне үз эченә алган бердәм хезмәт күрсәтү стандарты булдырылды. Заманча цифрлы чишелешләрне гамәлгә кертүгә аерым игътибар бирелде. Үзәктә яңа мәгълүмати терминал һәм электрон чират барлыкка килде. Бу технологияләр көтү вакытын кыскартырга һәм дәүләт ярдәме чараларын күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Хезмәткәрләр шулай ук модернизация процессында да катнаша. Кадрлар үзәге консультантлары яңа эш ысулларын һәм заманча сервисларны үзләштерәләр. Өстәмә белем алу һөнәри күнекмәләрне камилләштерүгә һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфат дәрәҗәсен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Шуның аркасында хезмәткәрләр клиентларның сорауларына оператив җавап бирә алачак, югары сыйфатлы консультация күрсәтәчәкләр.

Шулай итеп, үзәк “эшкә урнашу офисы” гына түгел, ә тиз арада квалификацияле персонал сайларга теләүче эш бирүчеләр өчен дә, һөнәри компетенцияләрен үстерергә, карьера амбицияләрен тормышка ашырырга һәм тормыш сыйфатын күтәрергә омтылучы район халкы өчен дә кызыклы булган модернизацияләнгән кадрлар үзәгенә әверелә.

фото кадрлар үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев