Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәйдә Яңа шәһәргә керү урыны заманчалаша

Кичә Зәй хакимиятендә икътисади һәм шәһәр төзелеше советларының берләштерелгән утырышы үтүе турында хәбәр иткән идек. Анда көн тәртибендә зәйлеләр өчен мөһим мәсьәләләр каралды.

Шуларның берсе шәһәрнең Җиңү проспектында 1/25 адресы буенча төзеләчәк сәүдә йорты. «Евростиль» ҖЧШ элеккеге, халык телендә Тарышкин кибете дип йөртелүче бина урынына заманча форматтагы сәүдә йорты төзәячәк һәм биредә үк «Яңа шәһәр» автобус тукталышы павильонын да ясаячаклар. Автобус тукталышын барлык куркынычсызлык таләпләрен күздә тотып, тиешле нормаларга җавап бирерлек итеп сафка бастыру алгы планга куела.

Шул рәвешле шәһәргә Яңа шәһәр ягыннан килеп керү урыны яңа, заманча төсмер алачак.

Утырыш барышында район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы елда районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, алга таба планнарны да бәян итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев