Зәйдә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр дәвам итә
Быел күпкатлы йортлар арасындагы 14 ишегалды төзекләндерелә.
Билгеле булганда Татарстанда “Безнең ишегалды” программасы гамәлдә. Аның кысаларында безнең районда да актив эш алып барыла. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хаҗипов белдерүенчә 2020 елда – 45 (40ы шәһәрдә, 5се авыл җирлекләрендә), 2021 елда – 35 (32се шәһәрдә, 3се җирлекләрдә), 2022 елда – 53 (45е шәһәрдә, 8е район торак пунктларында), 2023 елда – 19 ишегалды төзекләндерелгән. Быел исә тагын 14 ишегалды яңара.
- “Безнең ишегалды” программасы Татарстан Рәисенең республика халкы өчен зур бүләге ул, чөнки мондый программа Россиядә бердәнбер. Биредә кешеләр яшәүче тирәлекнең уңайлы, төзек булуы өчен бөтен шартлар тудырыла, балаларга уйнау, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр арта. Безнең районда гына программа гамәлдә булганнан бирле 152 ишегалды заманчалаштырылды, - ди Ренат Миратович.
Әйе, төзекләндерү эшләре башкарылган ишегаллары матурлыгы белән дә, уңайлылыгы белән дә җәлеп итә. Чөнки эшләрне башкарганчыга кадәр биредә яшәүчеләр фикерләре тыңлана, алар ихтыяҗларыннан чыгып төзекләндерү планлаштырыла, үзенчәлекле кече архитектура формалары урнаштырыла.
Быел планлаштырылган 14 ишегалдының 9ында инде эшләр тулысынча төгәлләнгән, 5сендә эшләр дәвам итә. Мәсәлән, Яңа шәһәрнең Җиңү проспекты 1/16 йорты ишегалдында соңгы ремонт эшләре бара. Анда төзүчеләр бордюр ташларын урнаштырып, тротуарлар урынына таш җәеп, бетон белән тигезләүне төгәлләп килә.
Адилә Борһанова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев