Зәйдә “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелгән объектларга яхшы бәя бирелде
Зәйдә “Безнең ишегалды” республика программасы буенча төзекләндерелүче объектларда эш йөз процент күләмендә, республикада беренчеләрдән булып тәмамланды. Бүген республика махсус комиссиясе төзекләндерелгән ишегалларын кабул итү тикшерүләрен уздырды.
Быел Зәйдә барлыгы 15 ишегалды заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртелде.
- Без ишегалды территорияләренең төзекләндерелү сыйфатын карау, тикшерү максатында республика шәһәр, районнарына чыктык. Иң беренче эшне Зәй районыннан башладык, чөнки биредә “Безнең ишегалды” республика программасына кертелгән объектларны төзекләндерү эше иң беренчеләрдән төгәлләнде. Тикшерү барышында без алдан расланган проект буенча башкарылган эшләрнең тәңгәл килүен, башкарылу сыйфатын карыйбыз. Бигрәк тә зур игътибар балалар мәйданчыкларына бирелә, чөнки балаларның иминлеге бик мөһим, шуңа да уен җиһазларының ныклыгына, гост таләпләр буенча урнаштырылуына җитди карыйбыз. Ә Зәйдәге эшләргә аерым тукталсак, монда планлаштырылган төзекләндерүне тиешле вакытта башкарып, инде җәй уртасыннан ук халыкка, балаларга ишегалды уңайлылыгыннан файдалану мөмкинлеген тудырдылар, оештыру, башкару эшләрен яхшы, дип бәялибез, - диде безнең район буенча программа кураторы, республиканың шәһәрләрне үстерү институты әйдәп баручы архитекторы Айрат Гайнатуллин.
Зәйдә быел Ленин урамындагы 4, 6, 8, 11,14, 18, 19А, 20, 22, 24нче йортлар, Нефтьчеләр проспектындагы 22, 42нче йортлар, Рафыйкова урамындагы 2, 4, 6нчы йортларга караган 15 ишегалды капиталь төзекләндерелде. Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе мәгълүмате буенча гомуми сумма 45 млн. сум белән исәпләнә. Әлеге ишегалларында тротуарлар яңартылды, машина юллары асфальтланды, подъезд төпләрендә заманча эскәмияләр, чүп урналары урнаштырылды, чүп җыю өчен аерым мәйданчыклар булдырылды, машина кую урыннары ясалды, шулай ук балалар уен мәйданчыклары, кер элү урыннары куелды. Бу эшләр барысы да алдан әлеге ишегалларына караган йортларда яшәүчеләр сорауларын искә алып башкарылды.
“Ишегалдында заманча төзекләндерү ясау яхшы әлбәттә. Балаларга уен урыны да, өлкәннәргә подъезд төбенә чыгып ял итү өчен дә уңайлыклар тудырылды. Пычрак вакытларда балчыкка буялмыйча фатирга кайтып керү дә бик рәхәт. Шулай да әле кайбер без теләгән эшләрне башкарып бетерәселәре бар, мәсәлән, балалар өчен тагын бер спорт мәйданчыгы булса яхшы булыр иде, биредә урын җитәрлек”, - диде Рафыйкова 4 йортында яшәүче Ольга Александрова.
Ә биредәге балалар мәйданчыгы ишегалдының кечкенә хуҗалары тарафыннан яратып кулланыла. Бигрәк тә төштән соң мәйданчыкка күпләп җыела алар, диләр өлкәннәр. Уен мәйданчыгының подъездларга каршы урнаштырылуы да яхшы, өлкәннәргә сабый балаларны уңайлы эскәмияләргә утырып күзәтергә мөмкин. Яшь әниләр дә комлыкларда уйнаучы нәниләрен ял итеп күз уңында тота ала.
- Безнең идарәче компания карамагында хезмәт күрсәтелүче йортлар саны 177. Аларның күпчелеге ишегалларында инде “Безнең ишегалды” республика программасы буенча заманча төзекләндерү эшләре алдагы елларда да зур күләмдә башкарылды. Быел исә без программага 15 ишегалдын керткән идек, алар барысы да төзекләндерелде. Подрядчы оешмалар төзекләндерү эшләрен сыйфатлы башкаруга йөз тотып эшләде. Бүген исә махсус комиссия белән һәр төзекләндерелгән ишегалдын карап чыктык, кайбер җитешсезлекләр ачыкланды, алар билгеле срокта подрядчы оешмалар тарафыннан бетереләчәк, - дип ассызыклады Зәйнең идарәче компаниясе директоры урынбасары Галина Кожевникова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев