Зәйдә автостанция һәм туклану урыны ачылды
Бүген Зәйдә халык соравы буенча төзекләндерелеп кулланылышка тапшырылучы автостанция тантаналы төстә ачылды.
Аны ачу чарасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов, ТРның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, «Туганайлар» газетасы редакторы Юлия Губина, җаваплы затлар, шәһәр халкы катнашты.
Башка шәһәрләргә йөрүче маршрут автобусларының тукталыш урынын булдыру турында сорап зәйлеләр район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән иделәр. Нәтиҗәдә, документ эшләрен оештыру шактый катлаулы булуга карамастан әлеге мәсьәлә хәл ителде. Элеккеге автовокзал бинасы капиталь төзекләндерелеп, заманча автобуслар көтү урыны булдырылды.
“Әлеге бинаны без муниципаль – шәхси партнерлык буенча, ТР инвестицияләр үсеше агентлыгы ярдәме белән реконтрукцияләүгә ирештек. Проектның инициаторы “Кама-Трак” ҖЧШ һәм шәһәребезнең шәхси эшмәкәре Ришат Шакиров. Без Ришат Фәритовичка бу эшкә алынуы өчен аерым рәхмәт белдерәбез, чөнки тәкъдим ителгән берничә проектны гамәлгә ашыру мөмкин булмады. Хәзер менә без заманча автостанция каршында торабыз”, - диде район башлыгы.
Ул Ришат Шакиров һәм төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Автостанция бинасы автобуслар көтү урыны да һәм биредә үк “Додо Пицца” кафесы да урнашкан. Ягъни теләгән кешеләр биредә тамак ялгап та ала ала.
Ә бинаны төзекләндерүгә килгәндә, ул узган ел башланган иде. 2024 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының муниципаль-хосусый партнерлык проекты буенча, бинаны транспорт инфраструктурасы (юл буе сервисы) объекты итеп реконструкцияләүгә карата уңай бәяләмәсе алынды. 21 июньдә исә, “Кама-Трак» ҖЧШ һәм Зәй муниципаль районы башкарма комитеты арасында әлеге проектны гамәлгә ашыру турында муниципаль-хосусый партнерлык турында килешү имзаланды.
Нәтиҗәдә пассажирларны көтү залы һәм билет кассасы, ана һәм бала бүлмәсе булган автостанция, ашау өчен утырту урыннары булган кафе, беренче ярдәм күрсәтү өчен медицина пункты, бәдрәфләр, саклау камералары реконструкцияләнде. Быелның 17 июнендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгыннан объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алынды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев