Зәйдә җәйге төзекләндерү эшләре тулы куәттә бара
Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә махсус комиссия капиталь төзекләндерелүче объектларны карады.
Күзәтүләр барышында күпкатлы йортлар, социаль объектлар, юллар төзелешләре җентекләп өйрәнелде. Кайбер җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.
“Иң мөһиме башкарылган эшләр сыйфатлы һәм планлаштырылган вакытта төгәлләнеп, файдалануга тапшырылырлык булсын. Һәрберегездән тырыш хезмәт, җитди җаваплылык сорала”, - диде район башлыгы төзүчеләр белән аралашканда.
Шулай ук ул кайбер мәктәпләрдә булып, мәктәп яны лагерьларена йөрүче балаларның көндәлек шөгыльләре белән дә кызыксынды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев