Зәйдә җәйге чорда төзекләндереләчәк объектларга күзәтү ясалды (фоторепортаж)
Бүген Зәй районында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә махсус белгечләрдән, район җитәкчеләреннән торган комиссия, җәйге чорда төзекләндереләчәк һәм сафка бастырылачак төзелеш объектларын карап чыкты.
Эш планына 22 объект кертелгән иде. Төзелеш мәйданчыкларын күзәтү Җиңү проспектындагы юл - урам челтәрен, Тукай урамыннан Октябрь урамына кадәр Нефтьчеләр проспектын, Никифоров урамыннан алып һәйкәлгә кадәр Рәфыйков урамы юлларын, Ленин урамындагы күпкатлы йортларда алып барылучы капиталь төзекләндерү эшләрен караудан башланды. Шулай ук, “Безнең ишегалды” республика программасы буенча төзекләндерелүче быелгы беренче мәйданчыкларда эш барышы каралды.
Комиссия шулай ук яңа республика программасы нигезендә үзәк урамнарга асфальт җәю планлаштырылган Чыбыклы, Якты Күл, Александр Бистәсе авылларының юл - урам челтәрләрен, Иске Зәй бистәсендәге Орджоникидзе урамын төзекләндерүнең планлаштырылуын да барлады, фикерләшүләр нигезендә өстәмә эш күләмнәре дә билгеләнде. Югары Баграж авылында мәдәни мирас объекты буларак төзелүче чиркәү, республика программасы буенча салынучы ФАП та да эшнең барышыннан канәгать калдылар.
Разиф Кәримов һәр 22 объектта да төзелеш – ремонт эшләре барышын җентекләп күзәтеп бәяләде, подрядчылар белән аларны тапшыру сроклары турында фикер алышты. Төзүчеләрнең һәм подрядчыларның игътибарын эшләрнең сыйфатына юнәлтте, тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев