Зәйдә 25 ел хезмәт иткән лифтларны алыштыралар
Зәйдә күпфатирлы йортларны ремонтлау эше дәвам итә. Быел «Тугыз кат» торак милекчеләр ширкәте йортларында лифтларны алыштыралар.
Яңа шәһәрнең 12 тугыз катлы йортында 36 лифт бар, шуларның 33е яңартылган. Бүгенге көндә Җиңү проспекты 1/26 йортында эш бара.
Бу йортта лифт үзенең 25 еллык хезмәтен үтәгән. Хәзер яңаны урнаштыралар. “Тугыз кат” торак милекчеләр ширкәте быел да лифт җиһазларын алыштыру буенча федераль программага керде. Йорт ике подъездлы, бу җәйдә барлык лифтларны да алыштырдылар. Эшнең йомгаклау этабы гына калды, ди монтажчылар.
Эшне Казан шәһәреннән килгән подрядчы оешма башкара.
- Яңа лифтлар искеләренә караганда уңайлырак. Пассажир лифты кабинасы күпкә киң, көзгеләр дә куелган. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлылык таләпләре саклана. Гадәттә, лифт 400 кг авырлыкка чыдам, - ди бригадир Илгиз Хәсәнов.
Аларда көзге, кабинаның арткы стенасында тотынып барырга култыкса, информатор, махсус эшләнгән төймәләр, кабинаның килүен һәм катларда туктавын тавыш ярдәмендә хәбәр иткән күрсәткечләр, ишекне ябу өчен фотокиртә урнаштырылган.
Подрядчылар эшкә июль ахырында керештеләр. Лифт җиһазларын алмаштыруга кагыйдә буенча 40 көн бирелә. Эш график буенча этаплап алып барыла. Ремонт эшләре тәмамланып, биредә яшәүчеләр октябрьдән яңа лифтта йөри башлаячаклар.
Яңа кабиналар, электроника һәм двигатель – барысы да илебездә җитештерелгән. Бары тик халыкның яңа лифтларга чын хуҗаларча каравы гына таләп ителә. Шул очракта гына алар озак хезмәт итә алачаклар, дип мөрәҗәгать итәләр лифт урнаштыручы монтажчылар.
“Тугыз кат “ торак милекчеләре ширкәтендә барлыгы 12 йорт лифтлар белән җиһазландырылган. Киләсе елда Җиңү проспекты 1.28 йортында яшәүчеләр дә яңа лифтлы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев