Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төзү-төзекләндерү

Зәй үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә капиталь ремонт башланды

Пациентлар хәзер башка бинада дәвалана.

Капиталь ремонт республика һәм җирле бюджет акчаларына 172 миллиион сумга башкарыла.

Капиталь ремонт барлык инженерлык коммуникацияләрен, электр һәм су белән тәэмин итү, җылыту системаларын, вентиляцияне, канализацияне алыштыруны үз эченә ала.

Бинаның цоколе һәм стеналарын тышкы яктан җылытып, керамик гранит белән тышлау планлаштырыла. Түбәне төзүчеләр ике катлы йомшак материал белән ябачаклар. Бинаның төсе медицина шәһәрчеге концепциясенә туры килә.

Биналарда тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылачак, яңа санузеллар урнаштырылачак. Бинаның йогышлы авырулар булган пациентларны дәвалаучы бүлек икәнен исәпкә алып, һәр палата өчен аерым вентиляция системасы каралган.

Капиталь ремонтны 2024 елның август ахырына-сентябрь башына тәмамлау планлаштырыла.

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев