Зәй шәһәрендә “Яшьләр” паркын төзекләндерү эшләре төгәлләнде
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Зәйдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча эш дәвам итә.
Проект гамәлдә булган чорда дүрт парк төзекләндерелде. Шул исәптән «Яшьләр» паркын, анда эшләр агымдагы елда тәмамланды.
Яңа түгәрәк түбә, мәгълүмати стендлар, спорт мәйданчыгында койма барлыкка килде; тренажерлар, өстәмә эскәмияләр һәм ял итү урыннары урнаштырдылар; юлларга брусчатка, резина валчыклары җәелде, яшелләндерү, тышкы яктырту, су белән тәэмин итү буенча эшләр башкардылар.
Әлеге парк Зәйнең Яңа шәһәр микрорайонында җәмәгать пространствосы объекты булып тора. Архитекторлар һәм төзүчеләр пространствоны яхшырттылар һәм аны күпфункцияле һәм халыкның төрле категорияләре өчен уңайлы иттеләр. Хәзерге вакытта паркта уңайлы ял итү һәм вакытны файдалы үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев