Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәй районында су челтәре системаларын яңартуга зур игътибар бирелә

Җәйге чорда авыл халкын су белән өзеклекләрсез тәэмин итү мәсьәләсе һәрчак көн үзәгендә тора.

Район җитәкчелеге бу проблеманы хәл итү максатында һәр авылның су системасы челтәре искерүенә карап төзекләндерү, яңарту өчен төрле программаларга керүне күз уңында тота. Быел мәсәлән, мондый эшләр 5 авыл җирлегендә башкарыла. 

«Авылларда халык җыеннары барышында су системасы челтәренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итүләр булып тора. Без бу мәсьәләне һәр авыл җирлегендә чиратлап хәл итү өчен авылларда су үткәргечләрнең кайчан салынуын өйрәндек һәм шуңа карап яңарту, төзекләндерү буенча төрле программаларга кереп эшләрне башкару системага салынды. Районның дүрт авылында ТР муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе гранты нигезендә артезиан суы өчен скважиналар казыла, ә Югары Шепкә авылында „Чиста су“ республика программасы буенча бөтен авылның су челтәре яңартыла», — диде район башлыгы Разиф Кәримов, район территориясендә алып барылучы төзелеш объектларын карау барышында. 

Республика муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе грантына быел Якты Күл, Чыбыклы, Яңа Спасс, Бохарай авылларында яңа скважиналар бораулана. Ә Бохарайда урам су челтәре торбалары да алыштырыла. Әлеге яңартулар авылларыбызда яшәүчеләрне су белән тәэмин итүдә күләмле эш булып тора, чөнки җирлекләрдә су челтәре системасы инде шактый искереп килә, дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов. 

Югары Шепкә авылында исә аеруча зур эш бара. Биредә «Чиста су» республика программасына керү өчен узган ел махсус проект әзерләнеп, быел ул гамәлгә ашырыла башлады. Программа 21 млн. сумга исәпләнгән. 

«Безнең авылның су челтәре системасы 1974 еллардан салына башлаган. Аварияләр еш була торган урыннарда өлешчә торбаларны алыштыру булса да, су челтәре тулысынча яңартуны сорый иде. Быел менә бу эшкә керештек, программаны гамәлгә ашыру ике елга исәпләнгән. Ул 11 урамда торбаларны алыштыру, янгын куркынычсызлыгы гидрантлары кую, гомумән, су системасын тулысынча яңартуны үз эченә ала. Ә өйләренә су кертергә теләүчеләр аны төп торбадан үз хисапларына ялганып башкаралар. Инде эшләрнең 45 процент чамасы башкарылды, салкыннар башланганчы торбалар салу төгәлләнергә тиеш, ә суны җибәрү киләсе елга планлаштырылган», — ди авыл җирлеге башлыгы Лилия Камалиева. 

Авыл халкына уңайсызлыклар тудырмас өчен яңа су челтәре системасы аерым салына, ә әлегә кешеләр иске су системасыннан файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев