Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәй районында юллар яңара

Бүгенге көндә Зәй – Сарман юлында капиталь ремонт эшләре бара.

Әлеге юлда төзекләндерү эшләре “Инфрастуктура” илкүләм программасы буенча алып барыла.

Халык телендә “Баграж юлы” дип йөртелүче бу юл бик начар хәлдә иде. Шуңа күрә ремонтны бу юлдан үтеп йөрүчеләр күптәннән көтте. 

Зәй –Сарман юлында капиталь ремонт эшләрен “Волга – Автодор” ҖЧШ алып бара. Бу участокта 1,6 километр озынлыкта юл төзекләндерелә.

Юлчылар эшкә 1 июньдә кереште.  Иске асфальт катламын кисеп, вак таш, ике кат асфальт җәйделәр. Тулы конструктивта  съездлар эшләнә. 

Бүген юлчылар әлеге участокта юл кырыйларын тәртипкә китерү белән мәшгуль. Аннан соңгы штрих–разметкалар сызылачак.

Шундый яхшы юл өчен биредән узып йөрүчеләр республика,  район җитәкчелегенә дә, юлчыларга да бик рәхмәтле.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев