Зәй районында 6 ФАП капиталь төзекләндерелә
Алар Шыкмай, Поповка, Пусташит, Югары Мәлем, Зичәбаш, Урта Пәнәче, Иске Маврин авылларында.
Фельдшер-акушерлык пунктларын капиталь төзекләндерү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты нигезендә беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрен модернизацияләү программасы кысаларында башкарыла.
Район ФАПларын төзекләндерү белән шөгыльләнүче подрядчы оешма җитәкчесе Сергей Мартынов кайда, нинди эшләр башкарылуы белән таныштырды. Алар инде биш учреждение бинасын төзекләндерү эшен тәмамлаганнар. Поповка авылындагы ФАПта гына эшләрне төгәллисе калган.
— Поповка ФАПында без бина стеналарын җылытып, фасадны яңартабыз, ишек-тәрәзәләрне алыштырабыз, түбәне төзекләндерәбез, керү урынын заманча итеп эшлибез. Шыкмайда бина идәннәрен ныгыттык, электр челтәрен яңарттык, янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе урнаштырдык, ишекләрне алыштырдык, бүлмәләргә косметик ремонт ясап, электр белән җылыта торган котель куйдык, термоэлектрик җайланманы көйләдек. Башка авыл ФАПларында да әлеге эшләр башкарылды. Пусташитта боларга өстәп, санузелны эчкә урнаштырдык, — ди Сергей Мартынов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев