Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Зәй районында 10 ФАП һәм 1 табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт үткәрелде

Медицина учреждениеләрен яңарту республика программалары һәм «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында үткәрелә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада ел саен 100дән артык медицина учреждениесе, шул исәптән ФАПлар һәм поликлиникалар ремонтлана. 

Зәй районының 11 авыл медицина учреждениесендә капиталь ремонт төгәлләнде. Югары Шепкә авылында табиблык амбулаториясе һәм Мәлем, Түбән Биш, Югары Лоҗы, Туңылҗа, Алексеевка, Әхмәт, Карман, Яңа Маврин, Суык Чишмә һәм Төги авылларында ФАПлар ачылды.

Капиталь ремонт түбә, тәрәзәләр, ишекләрне алыштыруны, эчке бизәкләрне яңартуны, инженерлык системаларын, электр-су белән тәэмин итүне һәм җылытуны модернизацияләүне үз эченә ады. Хәзер барлык биналарда да пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы шартлар тудырылган.

фотолар авыл җирлекләреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев