Зәй районы Югары Баграж авылында яңа ФАП сафка баса
Зәй районының ерак торак пунктларында яшәүчеләр өчен заманча медицина хезмәтеннән урында файдалану шартлары елдан-ел яхшыра бара.
“Халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү” республика программасы кысаларында быел Югары Баграж авылында да яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
Масштаблы проект 9 миллион сумнан артык бәяләнә. Нәтиҗәдә 1991 елдан бирле авыл мәктәбе бинасында булган иске медпункт урынына яңа учреждение сафка басачак.
Яңа медицина пунктына ихтыяҗ мәктәп ябылганнан соң барлыкка килә. Чөнки биредә яктырту, җылыту һәм башка тормыш өчен мөһим системалардан куллану мөмкинлеге бетә.
Авылда 129 кеше медицина ярдәме ала. Аларга дистә еллар дәвамында тәҗрибәле фельдшер Людмила Васильевна Тугашева хезмәт күрсәтә. Аның медицинада хезмәт стажы 34 ел тәшкил итә. Бу вакыт аралыгында фельдшер һәр пациентның сәламәтлек үзенчәлекләрен инде яттан белә.
Бөтен авыл өчен күптән көтелгән вакыйга — яңа ФАП төзелеше — медицина ярдәмен тәэмин итүдә зур алгарыш булачак. Заманча җиһазлар һәм уңайлы шартлар медицина персоналына халыкка сыйфатлы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Яңа медпунктта алга таба диспансерлаштыруның беренче этабын үткәрү мөмкинлеге тудырылачак. Бу авыл халкына даими рәвештә сәламәтлекләрен тикшерергә мөмкинлек бирәчәк һәм, нәтиҗәдә, гомер озынлыгын һәм саулык сыйфатын арттырачак.
“Яңа фельдшер-акушерлык пунктын төзү, ул авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм районда сәламәтлек саклау системасын үстерүгә мөһим адым”, - ди Людмила Тугашева.
Айгөл Яруллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев