Зәй юлчылары машина йөртүчеләрне ремонт барган участокларда тизлекне киметергә чакыра
Төзү-төзекләндерү

Зәй юлчылары машина йөртүчеләрне ремонт барган участокларда тизлекне киметергә чакыра

Зәй юлларында чокырларны ямау эше дәвам итә.

Юл хезмәткәрләре өчен кызу эш чоры башланды. Алар бүгенге көндә юлларның сыйфатын яхшырту буенча планлы эшләр алып бара.

Бүген «Благострой» ҖЧШ эшчеләре Тавлин урамы, Җиңү проспекты юлларындагы чокырларны ямыйлар.

Юлчылар машина йөртүчеләрдән әлеге участокларда тизлекне киметеп, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә чакыралар. Әгәр дә мөмкин булса, бу урыннарны әйләнеп узарга тырышыгыз.


Нет комментариев