Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Урсай авылында яңа фельшер-акушерлык пункты ачылды

Урсай авылында ФАП “Татнефть” АҖнең авыл җирлегендә «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү буенча грантлар конкурсы кысаларында төзелде. Аны ачу тантанасында шулай ук район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнашып урсайлыларның шатлыгын уртаклаштылар.

Объектны сафка бастыру 5 миллион 139 мең 838 сумга төшкән. Зәй муниципаль районыннан 700 мең сумлык софинанслау суммасы инженер челтәрләре үткәрүгә һәм ФАП территориясен төзекләндерүгә бүленгән. Эшләрне башкаручы - “Нефтемаш” Азнкай заводы.
Әлеге авыл халкының олысы-кечесе әлеге вакыйганы сөенеп кабул итте һәм ачылу тантанасына да кеше күп җыелды. Авылда иртәдән җыр-моң яңгырады.

Яңа ФАП тулысынча яңа җиһазлар һәм заманча кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен Надежда Мелкомукова җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев