Зәйдә төзелеш объектларына күзәтү ясалды
Төзү-төзекләндерү

Зәйдә төзелеш объектларына күзәтү ясалды

Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия төзелеш һәм төзекләндерү эшләре алып барылучы объектларны карады, мөһим проблемаларны билгеләде, аларның кулланылышка тапшырылу вакытлары планга куелган сроктан калышмавын карады.

 

Урман хуҗалыгы админстратив бинасында алып барылучы төзекләндерү эшләрен күзәтүдән башланган эш, шәһәрдә “Безнең ишегалды” программасына кергән мәйданнарны, капиталь төзекләндерелү үткәрелүче күпкатлы йортларны, Баныкин урамындагы психологик үзәкне, үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлеген, 9нчы мәктәптә алып барылучы эшләрне, 4нче мәктәпнең ашханәсен һәм җылыту сезонына кадәр алып барылучы үзәк челтәрләрне яңартуны карау белән дәвам итте.  Гомумән, комиссия һәр кайда кайнап торучы эшнең тиешле тәртиптә баруын билгеләде.
- Бүгенге көндә безнең шәһәр-районда 50дән артык объектта төрле төзелеш, төзекләндерү эшләре бара. 14 ишегалдын быел “Безнең ишегалды” республика Рәисе программасы кысаларында төзекләндерүгә керткән идек. Инде 9 ишегалдында эшләр тулысынча тәмамланды. Ә 5сендә ишегалды юлларын асфальтлау эше бара. Инде барысында да яктырткычлар урнаштырылды. Гомумән барлык эшләр 20 августка тәмамланачак. Киләсе елга без тагын 21 ишегалдын, тулай торак йортлары ишегалларын да кертеп төзекләндерергә исәп тотабыз. Нәтиҗәдә “Безнең ишегалды” программасы Зәйдә 181 мәйданны колачлый.    Боларга өстәп сәламәтлек сагы учреждениеләре дә көн үзәгендә быел йогышлы авырулар бүлеген капиталь төзекләндерүне октябрьгә төгәлләп кулланылышка тапшыру максаты тора. Ә киләсе ел өчен теш дәвалау бүлеген һәм бала тудыру бүлеген төзекләндерү юнәлешендә проектлар әзерләнә.  Элеккеге балалар бакчасын үзгәртеп психологик ярдәм үзәге булдырабыз. Бу 14-35 яшькәчә булганнарны күздә тотып эшләнә. Шулай ук һәр учреждениеның да кышкы җылыту сезонында өзеклекләрсез эшләве бик мөһим, бу уңайдан без соңгы 10 ел дәвамында шәһәрнең җылылык челтәре системасын яңартып киләбез. Инде 40 процент күләмендә җылылык челтәре алыштырылды. Шәһәрдә бу эш белән шөгыльләнү өчен үзебезнең ГРЭС предприятисе  булуы да бик мөһим, алар һәр ел саен 4 процент күләмендә үзәк җылылык торбаларын алыштыралар. Быел бу эш шәһәрнең боз сарае территориясендә бара. Соңгы ике ел эчендә биредә 2125 метр арада үзәк торбалар алыштырыла. Шуңа да безнең кышкы чорда җылыту системасында өзеклекләр юк, мондый район-шәһәрләр республикада санаулы. Су системасы буенча хәзерге вакытта Югары Шепкә авылында 21 млн. сумлык республика программасы буенча эшләр бара. Тагын 4 авылда су системасын яңарту буенча республика муниципаль берәмлекләр Ассоцияциясе гранты хисабына эшләр башкарыла. Гомумән, район-шәһәрдә халык өчен мөһим булган яңарту эшләре бара, алар алга таба да тукталмаячак, - диде Разиф Галиевич, күзәтүгә йомгак ясап.  

 


Нет комментариев