Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Куш-Елга авылында күпфункцияле үзәк ачылды

28 декабрьдә Куш-Елга тарихына алтын хәрефләр белән язылып калырлык вакыйга булды - авылда күпфункцияле үзәк ачылды.

Клуб 100 урынга исәпләнгән. Ул республика программасы буенча төзелде. Программага кереп, бу төзелеш эшенә керешүдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның булышлыгы зур булды. 

Күркәм бина ачылу шатлыгын авыл халкы белән район башлыгы Разиф Кәримов, ТР мәдәният министрының инфраструктура үсеше буенча урынбасары Виктория Самсонова, Татарстан хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, район җитәкчеләре уртаклаштылар.

“Кыска вакыт эчендә яңа бина сафка басты. Президентыбызга зур рәхмәт. Бинаның ишекләре ябылмасын, авылда балалар тавышы күбрәк яңгырасын“, – диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Кушелгалылар  авылда барган төзелешләр, үзгәрешләр өчен җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Безнең авылыбызга матур карашыгыз өчен, шушындый бина бүләк иткән өчен зур рәхмәт. Бөтен уңайлылыкларыбыз бар, эшләргә дә эшләргә“, – ди алар.

 

Клара Ермолаева, Айгөл Яруллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев