Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төзү-төзекләндерү

Көтеп алган заманча юл ачылды

Бүген — 22 декабрьдә Зәй районы территориясе аша узучы М-7 «Волга» юлының Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган итеп эшләнгән өлеше ачылды.

Федераль юлны ачу тантанасында видеоконференция форматында Россия Президенты Владимир Путин да катнашты.

Ул әлеге юлда имин йөрергә хәер-фатиха бирде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов зур мәгънәгә ия юлның халык өчен уңайлы шартлар тудыруын ассызыклады, мондый мөмкинлек тудырылуы өчен республика башлыгы Россия Президентына республика халкы исеменнән рәхмәт белдерде.

Түбән Каманы һәм Чаллыны урап узу юлына 81 километр озынлыкта дүрт полосалы югары тизлекле юл, ун күпер, алты транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге юл киселешләре кергән, диде республика җитәкчесе.

Яңа юл зәйлеләр өчен дә Казанга бару вакытын бер сәгатькә кыскарта дип фаразлана

Урап узу юлы Казан – Екатеринбург – Төмән тиз йөрешле маршруты составына керә һәм М12 трассасы дәвамы булачак.

Чулман аркылы 1,3 километр озынлыктагы күпер Казан — Екатеринбург тизйөрешле маршруты составын керә торган иң зур ясалма корылма.

Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы төзелешен 2022 елда башладылар. Трасса «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев