Изге Макарий чиркәве төзелеше дәвам итә
Төзүчеләр кирпеч салуны һәм стеналар торгызуны тәмамладылар.
Хәзер каплау плитәләре алу өчен 500 мең сумлап акча кирәк. Плитәләр халык көче белән алыначак. Моның өчен акчалата ярдәм кирәк.
Төзелеш халыкның актив ярдәме белән алып барыла. Чиркәү төзелешендә ярдәм итәргә телүче һәр кеше исемле кирпеч сатып ала ала. Аларның бәясе 5000 сум тора. Мондый кирпечләргә 700ләп таныклык бирелгән инде. Шулай ук 500, 1000 сумлык кирпечләр дә сатып алырга була.
– Кадерле зәйлеләр, якташлар, сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез. Исемле кирпечкә таныклык алган кеше чиркәү төзелешендә катнашучы булып санала һәм аның исеме Синодикка, чиркәүнең мәңге искә алу китабына кертелә. Заказ бирелгән көннән башлап сезнең өчен чиркәүдә һәр литургиядә гыйбадәт кылына. Сезнең исемегез храм диварына да язылачак. Исемле кирпечкә таныклыкны үлгән якыннарың өчен дә алырга була, алар барысыннан да күбрәк догага мохтаҗ. Якыннарыңа туган көнгә бүләк тә ясарга мөмкин. Исемле кирпечкә таныклыкны алу өчен чиркәү лавкасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди храм казначее Зинаида Иванова.
Плитәләр алу өчен акчалата ярдәм күрсәтүчеләр шактый. Агымдагы төзелеш сезонында эшләрне түбә торгызуга әзерлек этабында төгәлләү планлаштырыла.
Күптән түгел Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы, владыка Мефодий Изге Макарий хөрмәтенә салынучы чиркәү төзелеше белән танышып, эшлекле киңәшмә үткәрде. Эшлекле очрашуда Зәй округы благочинные, чиркәү настоятеле, иерей Вячеслав атакай Федоров, район керәшен җәмгыяте рәисе Валентин Атласов катнашты. Очрашуда катнашучылар шулай ук храм яны территориясен төзекләндерү буенча фикер алышты. Яңа храм керәшен җәмгыяте өчен рухи үзәк кенә түгел, ә шәһәрнең бизәге дә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев