Иске Зәй бистәсенең Орджоникидзе урамы юлына яңа асфальт җәелде
“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы эшчеләре бу көннәрдә урам-юл челтәре программасы кысаларында Иске Зәй бистәсенең Орджоникидзе урамында эшләделәр.
Биредә яңа асфальт өслек салынды. Төзекләндерү бер километрдан артык арада башкарылды. Заманча тротуарлар барлыкка килде. Хәзер юл кырыйларын тәртипкә китерү эшләре генә калды.
– Эшкә май башында керешкән идек. Башта иске асфальт-бетон өслекне фрезерлау эшләре башкарылды. Аннан проект буенча ике кат асфальт түшәлде. Бүген – 17 июньдә урам белән тоташучы ике керү юлын ясыйбыз. Шулай итеп, юл өслеге инде тигезләнде, асфальт каткач, юл кырыйларын тәртипкә китереп бетерәсе генә калды, – ди юл мастеры Марсель Зарипов.
Марсель Зарипов Зәй автомобиль юллары идарәсендә 14 ел эшли. 20 яшендә юл эшчесе булып предприятиегә эшкә килгән егет бүген юл мастеры булып хезмәт куя. Без алар янында булган көнне 4 юл эшчесе, 5 механизатор объектта соңгы эшләрне башкара иде. Араларыннан Петр Ионов Зәй УАДында 17 ел эшли. Андрей Белышев – 3, Марат Надеев 2 ел предприятиедә хезмәт куя. Ә Владимир Гущин әле бер ай элек кенә бирегә эшкә урнашкан.
– Бердәм коллектив, төзек техника эшне сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарырга мөмкинлек бирә. Эшләргә теләге булган кешеләр өчен яхшы хезмәт хакы, уңайлы эш шартлары тудырылган, – ди алар.
Орджоникидзе урамы Зәйнең тарихи урыны булган бистәдә төп урам булып тора, транспорт иң күп йөри торган участок та.
“Элеккеге асфальт инде бик таушалган иде. Хәзер көзге кебек ялтырап торучы тигез юлдан рәхәтләнеп йөрибез. Халыкка яшәү өчен барлык уңайлы шартлар бар хәзер. Шундый сыйфатлы юллар салдырган республика, район җитәкчелегенә, юлчыларга рәхмәтлебез”, – ди әлеге урамда яшәүчеләр.
Шулай ук Зәй автомобиль юллары идарәсе юлчылары республика авылларында үзәк урамнарны асфальтлау яңа программасы буенча Александр Бистәсе, Якты Күл, Чыбыклы авылларында да юлга асфальт түшәде. Бу авылларда да юл кырыйларын тәртипкә китерү эшләре генә калды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев