Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төзү-төзекләндерү

Инфраструктур үсеш – көн үзәгендә

Быел Зәй районында 20 күпфатирлы йортның түбәләре, фасады, инженерлык челтәре капиталь төзекләндерелә.

“Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә соңгы биш елда 166 ишек алды территориясе төзекләндерелде. Шуның 14е быел башкарыла.

Урамнарны яктырту буенча эш дәвам итә. Муниципаль юл фонды хисабына шәһәрнең 11 урамында юллар, тротуарлар яңартылды. Микрорайоннардагы 10 урамда вак таш җәелде, 2 урамда асфальт-бетон өслек яңартылды.

Федераль программа хисабына Югары Мәлем авылында яңа күпер төзелде. Воздвиженка һәм Иске Зәй бистәләрендәге күпбалалы гаиләләр өчен бирелгән 7 урамда су челтәре төзелеше башкарылды. Быел Югары Шепкә һәм Бигеш авылларының су челтәре системасы да яңартыла. Кулланылган суны чистарту корылмаларын үзгәртеп кору өчен проект әзерләнә. Догазификация программасы буенча бүгенге көнгә 315 килешү төзелгән, 30 торак пунктта 223 йортка газ үткәрелгән.

2028 елга кадәр кабул ителгән икенче газификация программасы буенча, районда тагын 11 торак пунктта һәм ике микрорайонда эшләр башкару планы тора.

Шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар арасында иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәсендә Зәй “Яшьләр” паркы проекты өчен грант отты. Хәзерге вакытта аның буенча төп эшләр инде тәмамланды, паркны тулысынча төзеп бетерү бу елга планлаштырылган.

Чиратта – Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркының өченче өлешен проектлаштыру тора. 10 гектар мәйданда инде әзерлек эшләре бара.

М-7 автомагистраль юлын төзү исә, Зәй районы территориясеннән узу сәбәпле яңа мөмкинлекләр ачыла. Безгә Казан һәм Алабугага юл якынаячак.

Капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә төрле программалар буенча “Зәй урманчылыгы” админстратив бинасы, “Радость” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Яшүсмерләргә һәм яшьләргә педагогик-психологик ярдәм үзәге”, үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә күләмле эшләр бара.
Өч ел рәттән районга "Татнефть" акционерлар җәмгыяте социаль сфералар, авыл җирлекләре өчен грантлар бирә. Бу уңайдан инде 130 млн. сумга 28 проект гамәлгә ашырылды. Хәзерге вакытта Иске Маврин авыл җирлегендә әлеге грант нигезендә эшләр бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев