Яңара, матурлана Зәебез
Язгы-җәйге чор күп төрле башка мәшәкатьләр белән беррәттән төзү-төзекләндерү эшләре вакыты да.
Районда һәр ел саен яңарту, үзгәртү, төзү, заманчалаштыру эшләре планлы рәвештә алып барыла. Быелгы җәйге чорга да шактый эшләр күздә тотыла, язның иртә килүе сәбәпле инде кайбер масштаблы төзекләндерү эшләре башланып та китте. Кичә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә махсус белгечләрдән, район җитәкчеләре, җаваплы оешма, предприятие башлыкларыннан торган комиссия, җәйге чорда төзекләндереләчәк һәм сафка бастырылачак төзелеш объектларын карап чыкты.
Эш планына 22 объект кертелгән иде, алар барысы да шәһәр, район халкы өчен тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуны күздә тоткан мөһим торак, тирәлек.
Шәһәр урам челтәре яңарачак
Төзелеш, төзекләндерү мәйданчыкларын күзәтү шәһәрнең Җиңү проспектындагы юл — урам челтәрен заман таләпләренә туры китерүне барлаудан башланды.
«Җиңү проспекты — ул безнең йөзебезне билгеләүче территория. Монда урам юллары, тротуарлар уйланылып эшләнгән, яңа барлыкка килгән социаль объектларга туры килә торган, әле ясалып бетү алдында булган „Яшьлек“ ял паркына тәңгәлләштерелгән булырга тиеш. Проспектның исеме дә Җиңү, димәк, исеме җисеменә туры килсен», — диде Разиф Галиевич биредәге эш планын карагач.
Җиңү проспектында юл төзекләндерү эшен «Татнефтедор» ҖЧШенең Зәй автомобиль юллары идарәсе юлчылары башкарачак.
«Без биредә асфальт катламын җәеп, юл читләрендә автомобильләр өчен парковка урыннары ясарга, яктырткычлар өчен заманча баганалар утыртырга җыенабыз. Эшләрне май азакларында башларга план, тәмамлау июнь уртасы булыр дип көтелә», — диде идарә башлыгы Марат Сыраев.
Комиссия әгъзалары берочтан «Яшьлек» ял паркында быелгы җәйдә башкарылачак эшләр турында да фикер алышты. Быел паркта аерым бер мәйданчыкта спорт белән шөгыльләнү махсус йомшак катлам җәеләчәк.
— Тренажерлар урнаштырачакбыз һәм иң мөһиме урам өстәл теннисы белән мавыгучылар өчен мөмкинлек тудырыла. Зур өстәл теннисы заманча паркта урын алачак, — диде биредәге яңалыкларга тукталып район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев.
Нефтьчеләр урамында да юл өслегенең таушалган урыннары яңартылачак. Бу эшне Ялчыгол урамында төзекләндерү эшләрен башкарган
Чаллы төзүчеләренә тапшыру күздә тотыла. Хәзер алар юлны төзекләндерү буенча тәкъдимнәрне күздә тотып, аерым проект әзерләячәк. Ә Яңа шәһәрдән Нефтьчеләр урамына чыгу юлындагы күпер алды мәйданчыгын эшмәкәр Валерий Алейников бу җир территориясен үзенә алу шарты белән тәртипкә китерергә тәкъдим кертте, бу мәсьәләне күз уңында тотарга килештеләр.
Урам юлы челтәре буенча төзекләндерү эшләрен Рафиков урамында да башкарачаклар.
Күпкатлы йортларны, ишегалларын төзекләндерү
Быел шәһәрдә күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча 21 йорт заманчалаштырылачак. Инде шәһәрнең «Зәй-Кровля» ҖЧШ төзелеш оешмасы хезмәткәрләре Ленин урамындагы 7, 7А, 9, 11нче йортларында капиталь төзекләндерү эшләренә керешкән. Алар фасад өлешләрен матурлап, урамдагы йортларны бер төс гаммасына туры китереп ясыйлар.
«Әлбәттә инде йортларны җылыту, подъездларда ишек-тәрәзәләр алыштыру, инженерлык-коммуникация системаларын алыштыру һәм башка мөһим төзекләндерү эшләрен башкару күздә тотыла», — ди оешма директоры Фәргать Хәйруллин.
Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү алар арасындагы ишегалларын да заман таләпләренә китерүне сорый. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел шәһәрдә 14 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Нефтьчеләр урамындагы 32нче йорт ишегалдында программа нигезендә быелгы эшләрне башлап та җибәргәннәр. Биредә төзүчеләр алдында 1620 квадрат метр мәйдан тора. Алар асфальт юл җәю, тротуарларны тәртипкә китерү, подъезд төпләрендә ял итү өчен эскәмияләр урнаштыру урыннарын әзерләүне башлаганнар. Барлык эшләрне елның өченче кварталы башына төгәлләү планы тора.
Моннан тыш март башында ук Зәй, Чаллы, Әлмәт төзүчеләре хакимият бинасын яңартуга кереште. Күзәтү барышында биредәге эш барышы да каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев