Яңа Спас авылында яңа фельшер-акушерлык пункты ачылды
ФАПны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, район җитәкчеләре, Татарстан хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, авыл халкы катнаштылар.
Яңа Спаста фельдшер-акушерлык пункты Татарстан халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру программасы кысаларында төзелде. Объектны сафка бастыру 6 миллион 766 мең сумга төшкән. Эшләрне башкаручы - “Стройтранс” ҖЧШ. ФАПны ачу тантанасында “Стройтранс” ҖЧШ өлкән прорабы Иван Исаев, Татарстан Республикасы баш инвестиция-төзелеш идарәсенең баш белгече Динар Рәфыйков, “Теплосервис” ҖЧШ директоры Рәйхат Гариповка һәм Яңа Спас авылы фельдшеры Ирина Фадеевага район башлыгы рәхмәте белдерелде.
“Биредә халыкка сыйфатлы беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган, ә якты һәм уңайлы кабинетларда эшләү – бик уңайлы", - дип кичерешләре белән уртаклашты авыл фельдшеры Ирина Фадеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев