Заинск-информ 16+
Рус Тат
Төзү-төзекләндерү

Гүлкиндә заманча спорт мәйданчыгы булдырылган

Гүлкин җирлеге “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы грантлары конкурсында җиңеп, торак пунктта заманча спорт мәйданчыгы булдыру өчен акча алды.

Финанслауның гомуми суммасы 3 375 700 сум тәшкил итте. Мәйданчык барлык стандартлар буенча җиһазландырылган: территория заманча 3D-койма белән әйләндереп алынган, төрле төрдәге 14 спорт снаряды урнаштырылган.

Агымдагы елда мәйданчыкта яктырткычлар кую,  ком кертү планлаштырылган, болар барысы да тренировкалар хәтта кич белән һәм начар һава шартларында да уңайлы булсын өчен башкарыла. 

–Безнең авыл җирлеге өчен мондый мәйданчык – төрле яшьтәге кешеләргә чын бүләк. Хәзер спорт белән шөгыльләнү күпкә уңайлырак һәм күңеллерәк булачак, – ди җирлек башлыгы Светлана Инькова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев