Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзү-төзекләндерү

Гүлкин авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Район халкы өчен узып баручы 2022 ел истәлекле вакыйгалар белән тарихта кала.

Бүген - Яңа елга аяк басарга берничә көн кала район авылларында берьюлы 5 мөһим социаль объект – Гүлкин, Урсай, Яңа Спас авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары, Куш-Елга авылында күпфункцияле үзәк, Югары Мәлем авылында капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачыла.

Социаль объектларны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Президенты аппаратыннан район кураторы Иван Гущин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов, авыл халкы катнашты.

Гүлкиндә фельдшер-акушерлык пункты Татарстан халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру программасы кысаларында төзелде. Объектны сафка бастыру 6 миллион 766 мең 740 сумга төшкән. Эшләрне башкаручы - “Стройтранс” ҖЧШ. ФАПны ачу тантанасында “Стройтранс” ҖЧШ директоры Сергей Ипеев һәм Гүлкин авылы фельдшеры Любовь Бояровага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Гүлкин - район үзәгеннән ерак урнашкан авылларның берсе. Шуңа күрә биредә ФАП булу халыкка янәшәдә табиб барлыгына ышаныч бирә. Ә үз авылыңдагы фельдшер гаиләңне, аларның проблемаларын белә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

-Районда бик күп эшләр эшләнә. Яңа бина авыл халкына беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудыра. Әлеге фельдшер-акушерлык пункты сезгә озак еллар хезмәт итсен, ләкин берегезне дә авырулар борчымасын, – диде район башлыгы чыгыш ясап.

 

Клара Ермолаева, Айгөл Яруллина фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев